Чаллыда Сovid-19 инфекциясеннән вакцина запаслары бетте
(Чаллы, 22 март, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда коронавирус инфекциясеннән «Спутник V» вакцинасы запаслары тулысынча файдаланылды. Мэриядә узган киңәшмәдә шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев шул хакта хәбәр итте.
Бүгенге көндә Чаллыда препаратның беренче компоненты белән якынча 17 мең кеше, икенче компоненты белән 11 545 кеше прививка ясаткан. Бу атнада Сovid-19дан яңа партия вакцина кайтыр дип көтелә, диде докладчы.
«Хәзер шәһәр сырхауханәләрендә һәм сәнәгать предприятиеләрендә алдан язылу исемлеген формалаштыру бара», — дип өстәде Николаев.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Чаллыда пандемия башланганнан бирле яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның 2 068 очрагы теркәлгән. Хәзерге вакытта 88 кеше медицина күзәтүендә тора, шуларның 66сы авыруны контактлы юл белән йоктырган.