Татарстанда ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә өч кеше имгәнгән
(Казан, 21 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Бөгелмә районындагы трассада, Таллы Бүләк авылы янында, такси каршы хәрәкәт юлына чыгып внедорожникка барып бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте кичә кич булган. Ике автомобильгә дә җитди зыян килгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына авария шаһитлары сөйләде.
Авариядә өч кеше: икесе машина йөртүче һәм внедорожник салонында бер пассажир зыян күргән. Ашыгыч ярдәм бригадасы зыян күрүчеләрне якындагы хастаханәгә алып киткән.