Синоптиклар Татарстанда буран һәм көчле җил булачагы турында кисәтте
(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Иртәгә көндез Татарстанның кайбер районнарында буран һәм көчле җил көтелә, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана. Төнлә явым-төшем көтелми, көндез бераз кар явачак. Җил тизлеге секундына 15 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Һаваның минималь температурасы -7дән -12 градуска кадәр, ә аязган вакытта -17 градуска кадәр булачак. Көндез термометр баганасы +1 градуска кадәр күтәрелә, юлларда бозлавык саклана.