Казанда «Нәүрүз гүзәле-2021» бәйгесендә Казахстан кызы җиңде
(Казан, 21 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казахстаннан Карина Кабдуллина «Нәүрүз гүзәле — 2021» бәйгесендә җиңде. Җиңүче таҗын узган елгы икенче вице-мисс тапшырды. «Нәүрүз гүзәле -2021» бәйгесендә алты кыз катнашты. Беренче вице-мисс исеменә Үзбәкстаннан Юлия Ким, икенче вице-мисс исеменә Кыргызстаннан Диана Зулпуева лаек булды. Номинацияләр буенча җиңүчеләр:
Иң нәзакәтле — Кабдуллина Карина (Казахстан);
Иң тыйнак — Камилла Равилова (Татарстан);
Иң артистик — Юлия Ким (Үзбәкстан);
Иң сокландыргыч — Сабрина Борзова (Таҗикстан);
Иң оригиналь — Диана Зулпуева (Кыргызстан);
Тамашачы мәхәббәте — Яна Әнвәрова (Башкортстан).