Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Март
2021

Казанда Коръән бәйгесендә егетләр һәм кызлар аерым көч сынашты

0
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Кичә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә I–V курс шәкертләре арасында Коръән уку бәйгесе узды. Әлеге чараны уку йорты мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатыйхасы белән Татарстан мөфтияте белән бергәлектә оештырды. Бәйгедә егетләр һәм кызлар аерым көч сынашты. 1994 елдан бирле һәр уку елында мәдрәсә күләмендә үткәрелеп килә торган бәйге быел Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды һәм, башка еллардан аермалы буларак, шәкертләрнең аять-сүрәләрне татар мәкаме белән укуларына басым ясалу белән аерылып тора. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Мәдрәсә күләмендә үткәрелә торган бәйгедә көндезге уку бүлегендә белем алучы барлык шәкертләр — барлыгы 207 укучы катнашты. Бәйгедә Коръәнне дөрес итеп яттан уку белән беррәттән, уку елы дәвамында Изге Китапны ятлауда ирешкән уңышларыңны күрсәтү, аятьләрне кабатлау, белемне ныгыту өчен мөмкинлекләр тудыру төп шарт булып тора иде. Шуңа да катнашучылар өчен номинацияләр җүзләрне белү дәрәҗәсенә карап билгеләнгән. Коръәнне күбрәк яттан белүчеләрнең призлы урыннарга чыгу мөмкинлеге дә бар. Бәйгедә Коръәнне ятлау (тәхфиз) бүлегендә белем алучы шәкертләр катнашмады. Номинацияләргә килгәндә, «Тулы Коръәнне яттан белүчеләр», «Алты җүзне яттан белүчеләр», «Биш җүзне яттан белүчеләр», «Дүрт җүзне яттан белүчеләр», «Өч җүзне яттан белүчеләр», «Ике ярым җүзне яттан белүчеләр», «Ике җүзне яттан белүчеләр», «Бер җүзне яттан белүчеләр», «Ярты җүзне яттан белүчеләр» арасында урыннар билгеләнде. Мәдрәсә күләмендә үткәрелгән Коръән бәйгесе республикакүләм һәм Россиякүләм бәйгеләргә иң яхшы Коръән укучыларны сайлап җибәрергә ярдәм итәчәк.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net