Башкортстанда Ибраһимов укуларында тәрбиядә туган телнең роле турында сөйләшкәннәр
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). 19 мартта Башкорстстанның Стәрлетамак шәһәренең 5 нче гимназиясендә «Ибраһимов укулары» XV фәнни-гамәли конференциясендә яшь буынны үстерү һәм тәрбияләү нигезе буларак туган тел һәм туган тел әдәбияты хакында фикер алышканнар. Очрашу ZООM платформасында узган. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, 2007 елдан бирле оештырыла торган конференциядә Галимҗан Ибраһимовның иҗади мирасы; дөньяны танып-белү чарасы буларак туган тел; сүз сәнгате буларак әдәбият; мәдәниятләр диалогы (немец, инглиз телләрендә тикшеренүләр) турында сөйләшкәннәр. Шулай ук «Минем кече ватаным: үткән һәм хәзерге заман җәмгыятендәге мәгълүмати технологияләр, сәламәт яшәү рәвеше, яшь буынны үстерү һәм тәрбияләү нигезе буларак туган тел һәм туган тел әдәбияты, федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган телләрне һәм әдәбиятларны укытуда инновацион технологияләр һ.б», хакында фикер алышканнар. Катнашучыларны БКТ башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков сәламләгән. Ул конференциянең бөек милләттәшебез Галимҗан Ибраһимов иҗатын өйрәнүдә мөһим булуын ассызыклаган, фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә уңышлар теләгән.