Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Март
2021

Радик Исхаков «Минзәлә башкортлары авыллары» китабының чыгуын җанисәп белән бәйли

0

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Башкортстанда Әнвәр Әсфәндияровның «Башкортстан һәм чиктәш территорияләрдәге авыллар тарихы» һәм «Минзәлә башкортлары авыллары» китапларын яңадан бастырганнар. Тарих фәннәре докторы Радик Исхаков моны җанисәп белән бәйле сәясәт дип дип атады.

Тарих фәннәре кандидаты Радик Исхаков әйтүенчә, 1795 елда үткәрелгән бишенче ревизиядә чыннан да Минзәлә төбәгендә башкортлар күрсәтелгән. Тарихчы әйтүенчә, бу кешеләр «башкорт сословиесе»нә кергән татарлар. Басмада сословие урынына этник күрсәткечне кулланып, Минзәлә төбәгендә башкортлар яшәгән дигән дөрес булмаган мәгълүмат бирелә, ди Исхаков.

«Башкорт тарихчылары алар этник башкорт булган, соңыннан татарлашкан ди. Чынлыкта 1-4 ревизия буенча караганда, безнең Көнчыгыш Татарстан, Минзәлә төбәгендәтатарлар яшәгән. Бу китапны чыгару сәяси яктан экспансия дип әйтергә була. Ул китапны тагын чыгарулары җанисәп белән бәйледер дип уйлыйм», — диде Радик Исхаков «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Басмалар Башкортстанның Зәйнәб Биишева исемендәге «Китап» нәшриятында чыккан. Алар «Башкортстан тарихы елы» һәм Бөтенроссия халык санын алу уңаеннан нәшер ителә, дип хәбәр итте « Башинформ » агентлыгы. «Минзәлә башкортлары авыллары» китабына Бөгелмә, Алабуга, Сарапул өязләре торак пунктлары турында белешмә кертелгән.

«Китапның эчтәлеге исеменә караганда күпкә киңрәк. Башкортстанга күченеп килүчеләрнең яңа буыны вәкилләре бу якларга «Минзәлә ягы“ннан килүләренә инанган. Әмма аларның кайберләре борынгы бабаларының туган урыннарын төгәл белә», — дип аңлаттылар нәшриятта.

Шулай ук басма укучыны 1913-1920 елларга кадәрге дүрт губерниянең Минзәлә, Бөгелмә, Алабуга һәм Сарапул өязләренең Еней, Байлар, Бүләр, Гаре, Елан, Иректы, Кыргыз, Сарайлы-Минск һәм Юрмий башкорт торак пунктларының кыскача тарихы белән таныштырачак, диелә бу хәбәрдә. 






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net