Түбән Кама балалар йортында тәрбияләнүче халыкара олимпиадада беренче урын алган
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Түбән Кама балалар йортында тәрбияләнүче Николай Постнов декоратив-гамәли иҗат буенча «Яшь осталар йолдызлыгы» V Халыкара олимпиадасының беренче дәрәҗә лауреаты булды. Олимпиада биремнәре ике өлештән торган: теоретик һәм гамәли. Теоретик өлеш — Россия территориясендә халык һөнәрчелеге тарихы, гамәли өлеш декоратив-гамәли эшләнмә ясау мәсьәләләренә багышланган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Николай олимпиаданың барлык сорауларына да җавап биргән һәм «Кинусайга» техникасында картина ясаган. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Николай I дәрәҗә лауреат дипломы, ә балалар йорты педагогы Светлана Абдуллина оештыру комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.