Казан лицеенда шартлаткыч җайланма куелуы турында бер атна эчендә ике хәбәр булган
(Казан, 19 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Агымдагы атнада икенче тапкыр Казанның 177нче лицеенда шартлаткыч җайланма куелу турында хәбәр килгән.
Лицейдан меңгә якын кешене — укучыларны һәм укытучыларны эвакуацияләгәннәр.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 177нче лицей территориясендә шартлаткыч җайланма булуы турында мәгълүмат килгәч тә укучыларны һәм укытучыларны эвакуацияләделәр.