Татарстанның көньяк-көнчыгышында сары кар яуган
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген социаль челтәрләрдә Татарстанның көньяк-көнчыгышында сары кар явуы турында хәбәр барлыкка килде. Әлеге факт буенча экологлар тикшерү үткәрә. ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәтендә шул хакта хәбәр иттеләр. «Татарстанның көньяк-көнчыгышында сары кар яуды. Кар Азнакай, Лениногорск, Бөгелмәдә яуды», — дип раслый социаль челтәрләрдән файдаланучылар. Моннан тыш, социаль челтәрләрдә Оренбург һәм Ульяновск өлкәләрендә дә шундый ук хәл турындагы хәбәрләр урнаштырылган. ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, ведомствоның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары вакыйга урынына барып, кар үрнәкләрен алачак. Анализ нәтиҗәләре җиде көн эчендә билгеле була.