Татарстан хакимияте салым салуның патент системасы турында законга төзәтмәләр әзерли
(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Татарстанда салым салуның патент системасы турындагы законга төзәтмәләр кертү буенча тәкъдимнәр эшләнә. Бу хакта бүген VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерменче утырышында республиканың бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев әйтте.
«Без көн саен эшмәкәрләр белән аралашабыз, онлайн-очрашулар һәм түгәрәк өстәлләр уздырабыз, килеп туган барлык проблемалар турында фикер алышабыз. Эшмәкәрләр теге яки бу карарларны әзерләгәндә алар экспертизасы хакимият өчен кирәкле һәм мөһим булуына инанды», - диде Габделганиев.
ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокуклары буенча вәкаләтле вәкил билгеләп үткәнчә, бизнесменнар салым салуның патент системасы булган эшчәнлек төрләрен киңәйтү, шулай ук патент бәясен үзгәртү буенча тәкъдимнәр кертә.
Ул шулай ук ведомствоара комиссия салым салуның патент системасы турындагы республика законына кайбер төзәтмәләр һәм өстәмәләр кертү турында тәкъдимнәр эшли, дип өстәде.
Фәрит Габделганиев узган ел ахырында закон кабул ителгәндә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңалыкны бәяләү өчен вакыт кирәклегенә игътибар итүен искә төшереп узды.