Күп көнлек тавыш бирү буенча закон проекты кабул ителде
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда күп көнлек тавыш бирү буенча закон проекты кабул ителде. Сайлау кодексына һәм Татарстанның аерым закон актларына үзгәрешләр кертә торган закон проекты 18 февральдә республика Дәүләт Советының 19нчы утырышында икенче укылышта каралган иде. Закон проекты буенча чит ил территориясендә даими яшәү хокукына ия Россия гражданнары территориаль сайлау комиссияләре әгъзалары булырга мөмкин. Сайлау алды агитациясен алып бару өчен түләүле эфир вакытын бирү турындагы нигезләмәләр дә кертелгән. Басма мәйдан бирү тәртибе дә төгәлләштерелгән. Закон проекты имзалауга Татарстан Презиенты Рөстәм Миңнехановка юлланачак.