Башкортстанда балалар иминлеге индексын билгеләячәкләр
(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Башкортстанда балалар иминлеге индексын исәпли башлаячаклар.
Бу хакта республика Хөкүмәте каршындагы Дәүләт гаилә сәясәте буенча Координацион совет утырышында хәбәр иттеләр, дип җиткерә «Башинформ».
«Балалар иминлеге индексы балаларның тормыш сыйфаты буенча төбәкләр рейтингын формалаштырырга ярдәм итәчәк, балаларга, ата- аналарга, хакимият органнарына, фәнни һәм эксперт берләшмәләренә ярдәм итә торган хәйрия фондларына кирәкле инструментка әверелергә мөмкин», - диелә хәбәрдә.
«Яңа вакыт өчен көчле идеяләр» стратегик инициативалар агентлыгы форумында балалар иминлеге индексын билгеләргә тәкъдим иттеләр. Эшләнмәне Россиянең биш төбәгендә 2021 елда сынаячаклар.
Исәпләнәчәк индекска статистика мәгълүматлары, шулай ук балалар, ата-аналар, укытучылар, педиатрлар һәм балалар белән эшләүче башка белгечләрдән дистанцион сораштырулар кертеләчәк.