Узган елны сөт эшкәртү тармагына биш млрд сумлык инвестицияләр кертелгән
(Казан, 17 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). 2020 елда Татарстанда сөт эшкәртү тармагына биш миллиард сумлык инвестицияләр кертелгән. «Әзер сөт продукциясе җитештерүнең инвестицион яктан җәлеп итүчәнлеген билгеләп үтәргә кирәк. Узган ел эшкәртүне яңарту һәм төзү өчен 5 млрд сумнан артык инвестиция кертелде», — дип сөйләде Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. Министрлыкта узган киңәйтелгән утырышта министр инвестицион яктан активлык түбән булган районнарны атады. Менделеевск, Биектау, Питрәч, Тәтеш, Лаеш, Чирмешән районнарын, игътибарны җәлеп итү өчен, булган потенциалны тулысынча кулланырга өндәде. Министр азык үзәкләрен оештыруның югары нәтиҗәлелеген әйтте. Узган елда ун муниципаль районда 17 азык үзәге файдалануга тапшырылган. Быел тагын 20 азык үзәге төзелеше планлаштырылган.