Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясеннән тагын биш үлем очрагы теркәлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында. 1935, 1940 һәм 1946 елларда туган хатын-кызлар һәм 1954, 1959 елларда туган ир-атлар ковид корбаны булган. Шулай итеп, республикада коронавирустан барлыгы 388 үлем очрагы теркәлгән.