Марат Әхмәтов Татарча Википедия бәйгесенең нәтиҗәсе белән канәгать булмавын әйтте
(Казан, 17 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Татарча Википедия бәйгесендә зур нәтиҗәгә ирешеп булмавын әйтте. «Татар яшьләрен, татарларны Випипедиягә җәлеп итү максатыннан, Википедия волонтеры Фәрһад Фәткуллин белән бәйге оештырып карадык, зур нәтиҗәләргә ирешә алмадык. Википедия бәйгесе сәгате, көне белән генә үсә торган әйбер түгел, аңа вакыт кирәк. Ул үзенә күрә хаклык ачыклау мәйданчыгы, андагы мәкаләне үзгәртеп, төзәтеп була», — диде ул. «Сәләт»нең җәйге аланнар координаторы Игорь Смирнов уку-укыту сессияләре барышында утыз вики-дәрес үткәрелүе, Татар Википедиясендә 400дән артык мәкалә язылуы, проект чараларында 1750 кеше катнашканлыгы хакында сөйләде. «Сорау туа икән, барыбыз да Википедиягә кереп карый. Алдым да, яздым түгел, моның өчен тирәтен өйрәнү кирәк. Киләчәктә Татар Википедиясе үсеш кичерер дип өметләнәбез», — диде Игорь Смирнов.