Чирмешән районының чуваш авылында төрле милләт вәкилләре концерт куйды
(Чирмешән, 17 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамиров). Чирмешән районында татар, чуваш, рус, мордва артистлары чуваш авылында концерт куйды. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын чуваш, татар, рус һәм мордва халкы бер гаиләгә берләшеп ачып җибәрде. Кармыш, Ивашкино, Әккәрәй, Күтәмә, Иске Котыш авыллары үзешчәннәре бер сәхнәдә «Без төрле, әмма без бергә» дип аталган концерт куйды. Әккәрәй авыл мәдәният йортына җыелган төрле милләт тамашачылары чыгышларны алкышларга күмде. Бу чара милләтләр арасындагы дуслыкны тагын да ныгытты.