Алабуга хакимияте 37 миллион сумга мәктәп ремонтлаячак
(Казан, 17 март, «Татар-информ», Камилә Әюпова). Алабуга хакимияте 9нчы гомуми белем бирү мәктәбен капиталь ремонтлау өчен 36, 4 миллион сум тотачак. Моның өчен Татарстан Хөкүмәте 26,4 миллион сум бүлеп биргән, тагын 10 миллион сум акчаны муниципалитет өстәгән. Бу турыда Татарстан Алабуга муниципаль районы хакимияте матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Планлаштырылган эшләр исемлегенә түбә ремонты, тәрәзә блокларын алмаштыру, шәхси җылыту пунктын ремонтлау һәм фасадны ясау кертелгән. Күзәтчелек органнары күрсәтмәләре буенча мәктәпкә ремонт ясарга кирәк», диелгән хәбәрдә. 2021 елда Алабуга районы хакимияте республика программасы буенча 30 объектны ремонтларга планлаштыра. Алар арасында шәһәр поликлиникасы, Алабуга урманчылыгы бинасы, Олы Елау авылында Башкарма комитет, шулай ук берничә авыл мәктәбе һәм балалар бакчасы бар. Хәзерге вакытта җирле хакимият «Яшь десантник» клубы ремонтына кереште.