Омск өлкәсендә «Себер татары утары» барлыкка килде
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Омск өлкәсенең Большеречье районы Үләнкүл авылында «Себер татары утары» этнографик комплексы ачылды. Анда 19-20 гасырларда Омск татарларының ничек яшәгәннәрен күрергә мөмкин. Экспозициядәге әйберләрне район буйлап җыйганнар. Утарны беренче булып төбәк хакимияте рәисе урынбасары Михаил Каракоз һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев карады. «Татарстаннан китмәгән дә кебек тоела. Кешеләр милләтен, телен, мәдәниятен, традицияләрен, халык ашларын, гореф-гадәтләрен саклап калырга тырыша. Сезнең бу эшләрне булдыра алуыгыз күренеп тора», — диде Васил Шәйхразиев. Шулай ук Татарстан һәм Себернең башка төбәкләре делегацияләренә Үләнкүл мәктәбен күрсәттеләр һәм җирле музейларга экскурсия үткәрделәр. Делегатлар Советлар Союзы Герое Муса Җәлил сынына чәчәкләр куйды.