«Затлы мәҗлес»нең чираттагы очрашуында хатын-кызлар доганың көче турында фикер алыша
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте күптән түгел генә хатын-кызлар өчен гамәлгә куйган яңа проект — «Затлы мәҗлес» үз эшчәнлеген дәвам итә.
«Затлы мәҗлес» проекты — хатын-кызлар тормышы турында дини сөйләшүләр ул. Әлеге проект, «Яшь килен» проектыннан аермалы буларак, Коръән, дин, фикһ мәсьәләләре, хатын-кызның тормыштагы роле, Пәйгамбәребезнең, сәхабәләрнең хатыннары, татар халкының хатын-кызлар белән бәйле традицияләре, Рамазан ае турында сөйләшүгә багышланган очрашулардан тора.
Очрашуга килүчеләр алдан бирелгән тема буенча әңгәмә корырга әзерләнеп килә, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.
Бүген булачак очрашу дога кылуга, доганың көченә багышлана. Очрашу «Кол Шәриф» мәчетенең конференц-залында уза. «Затлы мәҗлес”кә 16 яшьтән өлкәнрәк кызлар, ханымнар һәм дәү әниләр чакырыла.