Казанда һәм Яр Чаллыда Рушания Гаязованың шамаилләре күргәзмәсе узды
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Казанда һәм Яр Чаллыда Рушания Гаязованың шамаилләре күргәзмәсе узды, дип яза «Заман сулышы» газетасы. Узган ел ахырында Рушания ханымның шәмаилләре Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә дә күргәзмәдә торды. Аннан әлеге эшләрне Казанга алып киткәннәр. 30 ноябрьдә Казанда Кол Шәриф мәчетендә зур күргәзмә ачылды. «Ул чактагы хисләремне сүз белән генә әйтеп бирерлек түгел. Шулкадәр зур сөенеч булды минем өчен. Бер белмәгән, таныш булмаган кешеләр минем янга килеп, шәмаилләрнең бик матур килеп чыгуын әйтәләр, мине котлыйлар. Күргәзмәне оештыручылар барысын да төгәл итеп башкарган. Анда бөтенләй башка төрле күренде шәмаилләрем», — дип сөйли ул. Анда Татарстанның күренекле каллиграфы Нәҗип Нәккаш Рушания ханымның шәмаилләренә бәя биргән. Эшне туктатмаска, дәвам итәргә әйткән, киңәшләрен биргән. Рушания апа аннан соң «Ярдәм» фондының реабилитация үзәгендә була. Анда шәмаилләр ясау буенча мастер-класслар күрсәтә. Биредә шулай ук шәмаилләр ясарга өйрәнүче яки инде өйрәнгән ханымнар, апалар белән таныша. Шәмаилләр күргәзмәсе моның белән генә тукталып калмый, алар Чаллы шәһәренә китә. Лениногорскида Туган телләр елы ачылу көнендә Мәдәният сараенда шулай ук Рушания апаның шәмаилләрен күрергә мөмкин иде.