Яшел Үзән командасы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» ярышында беренче тапкыр җиңде
(Яшел Үзән, 15 март, «Татар-информ», «Яшел Үзән» ). Яшел Үзән районы командасы Татарстанда яшәүчеләр арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы ярышларында тәүге тапкыр беренче урынны алды. 2021 елда кышкы фестиваль ГТО Бөтенсоюз комплексы оешуга 90 ел тулуга багышланган иде. Исегезгә төшерәбез, ярышларның финал этабы безнең шәһәрдә «Маяк»спорт комплексында узды. Анда Әлмәт, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, шулай ук Актаныш, Алексеевск, Бөгелмә, Яшел Үзән, Саба, Тәтеш, Теләче районнары командалары катнашты. Бу хакта район Советының матбугат үзәге хәбәр итә. Нәтиҗәдә, шәһәрләр арасында беренче урынны Әлмәт командасы яулады, республика районнары арасында Яшел Үзән һәм Саба районнары «алтын»га лаек булды. 1-3 урыннарны алган командалар 20, 15, 10 мең сумлык спорт инвентаре алу өчен сертификатлар, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кубоклары, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнә.