Горький шоссесында Май чабу бәйрәмен билгеләп үтү аркасында зур «бөке» хасил булган
(Казан, 14 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Агентлыкның үз хәбәрчесе «Татар-информ»га белдергәнчә, Горький шоссесында шәһәрдән чыгу юлында гаять зур «бөке» барлыкка килгән. Хәрәкәт итүдә кыенлыклар Фрунзе урамыннан ук башлана. «Бөке» Май чабу бәйрәмен билгеләп үтү аркасында хасил булган дип фаразлана. Хәбәрче белдергәнчә, күп кенә машина йөртүчеләр үз автомобильләрен юл читендә калдыра, бу юлдагы болай да гади булмаган вазгыятьне тагын да катлауландыра. «Бөке» Кече Аккош күленә кадәр сузылган. Әлеге участокта җитди юл һәлакәтләре турында мәгълүматлар юк.