Татарстанда бер тәүлек эчендә тагын 50 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 50 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның барысы да чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «17 кеше хастаханәгә озатылган, 33 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Инфекция йоктыручыларның күбесе 60-70 яшь (16 кеше) аралыгында ачыкланган. Казанда – 19, Чаллыда – 8, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск һәм Түбән Кама районнарында – өчәр, Яшел Үзән, Кайбыч һәм Тукай районнарында – икешәр, Баулы, Биектау, Кама Тамагы, Минзәлә һәм Балык Бистәсе районнарында берәр очрак теркәлгән. Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 18 686 очрагы ачыкланган, 15 343 кеше (шуларның 11е – узган тәүлектә) терелгән. Барлыгы 103 051 кеше (бер тәүлектә – 1 623) коронавируска каршы вакцина ясаткан, шуларның 41 477се икенче дозаны да алган. Вакцинациягә берничә юл белән язылырга мөмкин: 1. РФ дәүләт хезмәтләре бердәм порталы, 2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, 3. 122 бердәм номеры аша, 4. Күп функцияле үзәккә һәм 5. поликлиникага мөрәҗәгать итеп.