Казанда күпфатирлы йортта янгында бала зыян күргән
(Казан, 10 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда күпфатирлы йортта янгында бала зыян күргән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.
Массакүләм мәгълүмат чаралары белешмәләре буенча, янгын бүген Әмирхан проспектындагы йортларның берсендә чыккан. Янгында 16 яшьлек бала зыян күргән. Аны хастаханәгә салганнар.
Якынча мәгълүмат буенча, янгын бала бүлмәсендә өстәлдә чыккан.
Һәлакәт урынына Казанның Яңа Савин районы прокуроры Сергей Брынза килергә чыккан. Янгын чыгу сәбәбен ачыклыйлар.