Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» праймеризының федераль оештыру комитетына керде
(Казан, 10 март, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең беренчел тавыш бирүнең федераль оештыру комитеты составына керде. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен алдан тавыш бирүнең федераль оештыру комитеты составына кергән Россия төбәкләре вәкилләренең берсе булды», — диделәр матбугат хезмәтендә.
Парламент җитәкчесе төбәкләрнең иҗтимагый оешмалар вәкилләренең һәм волонтерларның праймеризда катнашуын хуплавын әйтте. Аның фикеренчә, бу партиянең алдан тавыш бирү чарасына ышанычын арттырачак, шулай ук потенциаль кандидатлар санын арттырачак.
«Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Андрей Турчак аныклавынча, оештыру комитеты әгъзалары итеп «партия башында беренче көннән торган кешеләр» сайланды.
Бүген Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәрендә Мәскәүдә башлангыч тавыш бирүне уздыру буенча «Бердәм Россия»нең оештыру комитеты утырышында катнашты, шулай ук берничә очрашу үткәрде.