Башкортстанда театр, кино һәм мәдәният йортларын 100 процентка тутыру рөхсәт ителде
(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Башкортстанда театрларга, кинотеатрларга һәм мәдәният йортларына үз залларын 100 процентка тутырырга рөхсәт иттеләр. «Башинформ» хәбәр итүенчә,тотрыклы вазгыятьне исәпкә алып, мондый карар антикоррупцион штаб утырышында кабул ителгән. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә үз постында хәбәр итә. «Спорт ярышлары өчен дә чикләүләрне бетерәбез. Әлбәттә, санитар-эпидемиологик чараларны катгый үтәгәндә. Таләпләр үзгәрешсез кала. Бу битлек режимы, социаль дистанция, шулай ук биналарны санитар эшкәртү», - дип искәртә Хәбиров. Утырышта шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хроник авырулары булган кешеләр өчен үз изоляцияне бетерү турында да фикер алыштылар. Алар өчен мәҗбүри изоляция 25 мартка кадәр озайтыла.