Татарстанда томан көтелә
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). 9 март иртәсендә Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген республикада шактый дымлы һәм болытлы һава торышы саклана.