Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Март
2021

Төркиядәге конференциядә татарның «милләт аналары» турында сөйләгәннәр

0

(Казан, 8 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Халыкара хатын-кыз хокукларын яклау көне уңаеннан «Төрки хатын-кызларының мөмкинчелекләре һәм көнүзәк проблемалары» дип аталган халыкара конференция узган. Очрашуда Анкарада яшәүче милләттәшебез, филолог Роза Корбан «Татар хатын-кызлары» исемле чыгышында «милләт аналары» турында сөйләгән.

«Чараның оештыручысы һәм алып баручысы — Швециядәге „Зыялылыр учагы“ җәмгыятенең әгъзасы, математика фәннәре докторы Сәгадәт Кәрими. Конференциядә татар хатын-кызлары да игътибарсыз калмады. Милләттәшебез Роза Корбан чыгышында хатын-кызлар гаиләнең, милләтнең, илнең һәм дөньяның терәге булуын ассызыклады», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова. Аның әйтүенчә, Роза Корбан Казан ханбикәсе, ил белән идарә иткән беренче мөселман хатын-кызы булган Сөембикә, татар хатын-кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы галимә Мөхлисә Бубый, беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, 1907 елда татар кызлары өчен дөньяви белем бирү йортын ачкан хатын-кыз Фатиха Аитова, «Тәрҗеман» газетасы нәширләренең берсе Зөһрә Акчурина турында сөйләгән. Өч ярым сәгать дәвам иткән чарада Франция, Германия, Швеция, Азәрбайҗан, Иран, Төркиядән катнашучылар булган. «Конференциядә язучылар, шагыйрәләр, журналистлар, җәмгыять җитәкчеләре, хокукчылар — барлыгы унтугыз кеше чыгыш ясады. Мәсәлән, Франциядән доктор Жалә Табризи — Франция хатын-кызлар берлегенең шәрәфле әгъзасы, „Төрки хатын- кызлары федерациясе“ җитәкчесе доктор Тюлин Уйгур һ.б», — диде ул.

«Алдагы көннәрдә төрки дөнья хатын-кызлары белән бәйле мәгълүмат алу, карарлар чыгару, киләчәк белән бәйле эшләрне планлаштыру өчен белдерү чыгарылачак», — диде Айгөл Зара Кәбирова.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net