Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Март
2021

Әгъзам Фәйзрахманов: Тәрбия коралы - «Мәдәни җомга»

0

(Казан, 6 март, «Татар-информ», «Мәдәни җомга»). Өлкән буын вәкилләре телевизорсыз яшәгән чорны да яхшы хәтерлиләр әле. Беренче тапшырулар чын мәгънәсендә могҗиза булып тоелды. Татарстан телевидениесенең тарихы әллә ни зур түгел әле. Ул үткән гасыр урталарында гына барлыкка килде. Беренче тапшыру тәҗрибә рәвешендә 1955 елның 27 февралендә күрсәтелде.  Бүген дә телевидение тапшыруларын караганда авторларның табышларына балалар кебек чын күңелдән шатланабыз, кимчелекләргә тап булсак, калыптан чыгып, күңелсезләнергә дә туры килә.  Һәр көнне диярлек “Татарстан хәбәрләре” яки “Новости Татарстана” тапшыруларын карарга тырышабыз. Республиканың ничек яшәвен белеп тору һәркем өчен кызыклы. Шулай да, тапшыруларның тематикасы канәгатьсезлек тудыра. Аларда айлар буе бер үк әйберләр турында сөйләнелә. Президент кайда булган, бүген ничә кеше вирус йоктырган, ничә кеше үлгән? Аннары Мәскәүдә, кайбер башка шәһәрләрдә, Татарстанның күршеләрендә авыручылар күпме? Телевидение программасында көн саен урам себерү, кар көрәү, янгыннар, аварияләр, балаларын каядыр ташлап китүчеләр турында мәгълүматлар бирелә. Эре-эре заводлардан, оешмалардан ел дәвамында бер генә хәбәр дә бирелмәве сәерсенү уята. Кайбер районнардан материаллар бөтенләй юк. Элек партия өлкә комитеты тарафыннан мәҗбүри итеп куелган темалар бар иде. Әйтик, һәр көнне тапшыруыбыз социалистик ярыш турындагы информациядән башланырга тиеш. Чоры шундый. Әмма тапшыруның калган өлешен дә нәтиҗәлерәк файдаланып була. Һәр тапшыруда ниндидер тармактагы эшне яктырту өчен урын калдыру әлләни авыр түгел. Атна дәвамында теге яки бу тема буенча күзәтү биреп алу да тамашачы өчен кызыклы. Безнең бу уңайдан айлык планыбыз бар иде. “Районнар эстафетасы” цик­лы да шаулап үтте. Анда чиратлашып һәр район чыгыш ясады. Чыгыш ясау өчен телевидениегә берничә автобуска төялеп килделәр. Башта телевидение үзе дә районга барып, катнашучыларны сайлап, әзерлек чараларын күреп кайта идек. Республика чикләре буйлап оештырылган тапшырулар циклы да уңышлы үтте. Бу тәҗрибәләрне кабатлау бүген дә отышлы. Мәгълүмати тапшырулардан тел чуарлыгы күзгә нык ташлана. Авторлар тарафыннан урыннарда язып алынган чыгышларның кайберләрен бөтенләй аңлап булмый, алар ярым русча, ярым татарча. Элек андый язмалар ныклап монтажлана яки бөтенләй ташлана иде. Репетицияне җентекләп үткәрмичә тапшыру эфирга чык­мады. Рәшит Шиһапов, Эдмас Үтәгәнов, Клара Газизова кебек режиссерлар 2-3 минутлык чыгыш ясаучылар белән дә сәгатьләр буе репетицияләр үткәрде, камера алдында үзләрен ничек тотарга кирәклекне аңлатты. Бүген хәтта телевидениедә эшләүче хезмәткәрләрнең тел кытыршылыклары, басымнарны тиешле урынга куймавы сизелә. Һава торышына күзәтү ясаучы ханымнарның берсе һаман да “һ” авазын әйтә алмый.  Тапшырулар өчен билгеләнгән вакыт, аларда катнашучылар саны турында да уйланасы бар. Әйтик, 30 минутлык “Таяну ноктасы” тапшыруына алты кеше чакыру үзен акламый. Аларга фикерләрен әйтү өчен вакыт җитми. Ә менә “Ком сәгате” һәм “Әй, язмыш, язмыш...” тапшырулары өчен билгеләнгән берәр сәгать вакыт кайчак күбрәк. Җитмәсә, кайбер чыгыш ясаучыларның фикерләре бик сыек була.  Бүгенге телевидение тапшыруларында теләсә кемнең чыгып җырлап-биеп йөрүе, аларның күбесенең моның өчен бернинди сәләте дә, әзерлеге дә булмавы турында шактый язылды. Бу хакта гади телевизор караучыларның гына түгел, профессионал артистларның да чыгышларын ишетәбез. “Безгә барысы да килешә, дип азынырга ярамый. Артист тамашачыга, халыкка өлге булыр­га тиеш, аңардан үрнәк алырга тиешләр. Шуңа күрә үзеңне барыбер ниндидер кысаларда тотарга, әдәпне онытмаска, үзеңнең матур сыйфатларыңны халыкка күбрәк күрсәтергә, ихлас булырга кирәк”. – “Мәдәни җомга”ның узган елгы соңгы санында Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның шундый сүзләре дөнья күрде.  Элек эфирга чыгачак һәр башкаручы, яңгыраячак җыр телевидение-радио комитетының художество советы аша үтте. Совет составына республиканың иң талантлы композиторлары, шагыйрьләре, артистлары кертелә иде. Алар эфирга тәкъдим ителгән җырны кат-кат тыңлап, уртак фикергә килде. Шуңа күрә ул чорда бүгенге кебек экранга чыгып сикергәләп йөрүчеләр булмады. Бүген исә әз-мәз акчасы булган кеше телевизорга йөгерә, үзе белән бер төркем кешеләр дә җыеп бара. Алар эссе көннәрдә җыелган черкиләр кебек шушы җырлаучы тирәсендә бөтереләләр.  Сәләтең юк икән, кеше көлдерергә ярамый. Чама хисе дигән нәрсә дә бар бит. Килде-китте селкенеп йөрүчеләрне күрүгә, студент елларындагы бер вакыйга хәтергә төшә. Бервакыт дәрес бетүгә аудиториягә Сара апа Садыйкова керде дә, иң яшь студентларны җыеп чыгып китте. Хор оештырып йөри икән. Репетиция үтәчәк бүлмәгә кергәч, мине алга бастырып куймасынмы бу. Эшнең асылына төшенүгә мин үземнең җырлый белмәвемне, башлап җырлаучы түгел, хор өчен дә яраксыз булуымны әйттем. Ул көнне ничектер үткәргәч, икенче көнне соңгы дәрестән сызу ягын карадым. Сәләтең юк икән, нигә көчәнергә! Университет тәмамлагач та, бу вакыйганы искә төшереп Сара апа белән көлешә идек.  Чын профессионал бервакытта да җырлаганда сикергәләп йөрми, бөтерелеп йөрү өчен төркем дә туплап килми. Залда утыручыларга да бергәләп җырлыйк, кул чабулар, чәчәк бәйләмнәре, дигән сүзләрне әйтми. “Хөрмәтле дуслар, мин сезне яратам”, – дип сөйләнми. Халык концертка шактый акча түләп, җыр тыңларга килә бит. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Шамил Әхмәтҗанов, Салават Фәтхетдинов, Рөстәм Закиров, Римма Ибраһимова кебек талантлардан үрнәк алганда һич кенә дә зыян булмас. Үткән гасыр­да уңышлы эшләгән художество советын кабат торгызырга кирәк. Ул чагында эфир чүп-чардан шактый чистара төшәчәк.  “Яңа гасыр” каналы буенча бирелә торган рекламаларны әзерләү, аларны эфирга чыгару сис­темасын да тәртипкә саласы бар. Элек телевидениедә реклама өчен программада махсус урыннар билгеләнгән иде. Реклама белән кызыксынучылар шуны карады. Тапшыруларны өзеп реклама күрсәтүнең хаҗәте булмады.  Соңгы вакытларда кайбер әйберләрне чик чаманы белмичә мактаган рекламалар күбәйде. Менә киптерү аппараты турында реклама әйләнә. Әгәр хәзер үк заказ бирсәң, 4990 сум урынына 2990 сум гына түләргә кирәк икән. Ярты бәясен генә диярлек. Игълан үзгәрешсез-нисез көн дә кабатлана. Димәк, кайчан шалтыратсаң да 2990 сумга алып була. Ул чагында кием киптергечнең бәясе 4990 сум дип нигә кешенең башын катырырга?! 2990 сум да очын очка көч-хәл белән ялгап яшәүче пенсионер өчен зур акча ул! Ай саен арта барган фатир хакын түләгәннән соң бик күп пенсионерның ипи-тозлык кына акчасы калу сер түгел. Татар каналы буенча күрсәтелә торган аяк киемнәре, тегү машиналары, күзлекләр турындагы һ.б. кайбер рек­ламалар бәйләнчек стильдә эшләнгән. Аларны карагач, реклама авторларының телевизор караучыларны уйларга сәләтсез, ахмак дип санавына гаҗәпләнәсең.  Кабатлап әйтәбез, телевидение тапшыруларын әзерләү гаять катлаулы, авыр, җавап­лы хезмәт. Әмма тапшыруларның структурасын төрләндерү, сыйфатын яхшырту турында да кайгыртыр­га кирәк. Билгеле, мәдәниятнең, пропаганданың күпчелек тармак­ларындагы кебек үк, теле­видениедә дә чын профессионаллар бик аз. Аларны эзләү, табу, әзерләү – җитәкчелек бурычы. Моның өчен төрле һөнәр ияләреннән торган махсус совет оештырганда да начар булмас иде. Телевидениенең һәр тармагындагы җаваплы хезмәткәрләрнең бурычын билгеләү дә зарур. Кайбер хезмәткәрләрнең вазифаларын киметә төшкәндә дә файдалы булыр. Киләчәктә телевидение тапшыруларының кызыклырак, мавыктыр­гычрак булуына өметләник.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: Вблизи деревни Алхимово в ТиНАО к 1 сентября откроется новая школа


Спорт в России и мире
Москва

В Московской области прошел чемпионат Центрального округа Росгвардии по стрельбе из боевого ручного стрелкового оружия


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Ига Свёнтек

Свёнтек: я чувствую, что с каждым годом получаю всё большую поддержку


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Компания ICDMC стала победителем престижной премии в сфере ЗОЖ – Green Awards 2023/24





Путин в России и мире
Москва

Путин поручил сократить время пути поездов от Москвы до Черноморья до 16 часов


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Минск не исключает попыток оппозиции оторвать часть территории Белоруссии в пользу НАТО




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: встречи по продвижению "формулы Зеленского" дают Киеву чувство вседозволенности


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Джиган

Младшая дочь Оксаны Самойловой и Джигана пошутила, что их сын приемный — как отреагировала звездная мама: «Чисто классика»



Москва

В Москве состоится уникальный конкурс, сочетающий красоту и интеллект «Мисс Право»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net