KazanMall сәүдә үзәгендә «Тышлыкта — кызлар елмая» күргәзмәсе ачылды
(Казан, 6 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). KazanMall сәүдә үзәгендә «Сөембикә» журналы оештырган «Тышлыкта — кызлар елмая» фотокүргәзмәсе ачылды. Биредә «Азат хатын» журналы тышлыгында төшкән гүзәл затлар тәкъдим ителә. «Сөембикә» журналы «Азат хатын» тышлыгында чыккан хатын-кыз геройларны эзләп тапкан. Проект 2019 елның август санында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан башланган. Аның максаты — хатын-кызның хезмәт юлы, тормышы аша Республиканың уңышларын күрсәтү.
«Күргәзмәне карагач шуны аңлыйсың: элек тә, бүгенге көндә дә бөтен тормыш - хатын-кыз кулында. Алар поезд йөртә, балаларны дәвалый, сыерлар сава, укыта. Барысы да хатын-кыз язмышы белән бәйләнгән. Милләтебезнең бөеклеген, матурлыгын шушы күргәзмәдә күрергә була», — дип сөйләде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков. Аның сүзләренчә, күргәзмәнең сәүдә үзәгендә ачылуының төп максаты — халыкка якын булу һәм әлеге геройларны таныту.
Әлегә кадәр күргәзмә «Татмедиа» галереясенд ә һәм «Ел хатын-кызы» конкурсында тәкъдим ителгән иде. «Сөембикә журналының баш мөхәррире Лариса Маликова сүзләренчә, күргәзмә халык арасында резонанс уяткан. «Халык күргәзмәне яратып өлгерде, шуңа да аны кеше күп йөри торган мәйданга чыгарырга булдык», — ди ул. «Тышлыкта — кызлар елмая» күргәзмәсе 10 мартка кадәр эшләячәк.