Казанда Кабан күле аша салынган күпер астында мина тапканнар
(Казан, 6 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда Кабан күле аша салынган күпер астында мина тапканнар.
«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, узып баручы күпер астында минага охшаш предмет тапкан. Ир-ат шунда ук ашыгыч хезмәтләр вәкилләрен чакырган һәм алар килгәнче куркыныч табылдык янына кешеләрне якын китермәгән.
Ашыгыч хезмәтләр вәкилләре минаның өйрәнүләр өчен икәнлеген ачыклаган.