Табиб-онколог Татарстанда күкрәк яман шешен дәвалау перспективалары турында сөйләде
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстанда күкрәк яман шешен дәвалау перспективалары турында билгеле булды.
«Сөт бизе яман шешен дәвалаганда сәламәтлек хирургиягә түгел, ә һичшиксез препаратларга бәйледер. Әгәр дә тенденцияне күзәтсәк, элек химиотерапия бик тиз бүленә торган күзәнәкләрне үтерә торган дару булган. Пациентларның чәчләре коела, лейкоцитлар төшә, чөнки алар яман шеш күзәнәкләре кебек тиз бүленә торган күзәнәк булып тора», — дип сөйләде Республика клиник онкология диспансерының маммология һәм пластик хирургия бүлеге мөдире Альберт Гыймранов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында.
Ачыкланганча, яман шеш күзәнәкләренең билгеле бер рецепторлары бар икән, һәм хәзер аларга юнәлдерелгән дарулар уйлап табыла. Геннар дәрәҗәсендә эшли торган дарулар арта бара.
«Соңгы казаныш — яман шеш күзәнәкләренә каршы көрәш өчен организмның үз күзәнәкләрен активлаштыручы иммун терапиясе. Дәвалаганда яман шеш күзәнәкләренең организмның үз күзәнәкләре булудан кыенлык туа», — диде Альберт Гыймранов.