Рөстәм Миңнеханов Татарстан волонтерларын 8 Март белән котлады
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика волонтерлары белән очрашты. ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итә.
Чарада республика җитәкчесе волонтерлар хәрәкәте вәкилләрен якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
Очрашуда шулай ук #Без бергә акциясенең көмеш волонтеры Хөрия Халитова катнашты, ул кичә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда булган иде.
«Дәүләт башлыгының гади итеп, барысын да кызыксынып һәм игътибар белән тыңлавы, киңәшләр бирүе бик күңелле», — диде Рөстәм Миңнеханов кичә Россия Президенты катнашында узган чара турында.
Татарстан волонтеры ТР Президентына Covid-19 пандемиясе чорында үзе катнашкан проектлар турында сөйләде.