Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Коронавирус йогышы тагын өч татарстанлының үлеменә сәбәп булган. Республикада вирус корбаннарының гомуми саны 355кә җитте, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы. 1931 һәм 1949 елларда туган ике ир-ат, шулай ук 1948 елда туган хатын-кыз вафат булган. «Үлем сәбәпләре патологик-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», — диелә республика ведомствосы хәбәрендә. Соңгы тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән зарарлануның 51 очрагы ачыкланган.