Ташкентта фарфорга рәсем ясаучы Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе ачылды
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Үзбәкстан рәсем сәнгатенең Ташкент галереясында рәссам Римма Газалиеваның фарфор шәхси күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Бу турыда Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада галерея җитәкчелеге, сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре, рәссамнар, студентлар, җәмәгатьчелек, башкала хакимияте вәкилләре, дипломатлар, Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге, Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе активистлары һәм әгъзалары, журналистлар катнашты, диелә бу хәбәрдә.
Күргәзмә ике атна дәвам итәчәк.