Самараның Гали авылында намазлык чигү бәйгесе оештырганнар
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Похвистнево районындагы Гали авылында намазлык чигү бәйгесе үткәргәннәр. Бу турыда « Самар татарлары » сайты хәбәр итте.
Бәйрәм алдыннан конкурска нәтиҗәләр ясаганнар.
«12 намазлык чигелде. Руфия апа Фәхретдинова, кызлары Исхакова Гөлчәчәк, Юнусова Диләрә, оныгы Исхакова Гөлүсә, шулай ук Саимә апа Морзаханова, Рузия апа Моратова, София ханым Салимова, Раилә ханым Сәйфетдинова, Гөлназ ханым Минкина зур эш башкардылар», — ди оештыручылар.
Аларның барысына рәхмәт әйткәннәр, бәйрәм күчтәнәчләре биргәннәр.