Казанда ирекле ясалма интеллект буенча магистрлар әзерләячәкләр
(Казан, 5 март, «Татар-информ», Диләрә Галиева). 2021 елда Казанда Liberal AI яңа магистрлык программасын эшләтеп җибәрәчәкләр, бу инглиз теленнән тәрҗемә иткәч ирекле ясалма интеллект дигәнне аңлата.
«Бу хәйләкәр исем, Liberal Arts белән бертөрлерәк яңгырый.Без ясалма интеллект бурычларының бөтен спектрын күрсәтергә телибез: мәгълүматлар анализы, машина белән укыту, мәгълүмат инфраструктурасы, бизнеста мәгълүматлар анализы, гамәли программалар пакетлары һәм башкалар», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты директоры Михаил Абрамский.