Февральдә Татарстанда коронавирус йоктыру очраклары 30 процентка кимегән
(Казан, 5 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Агымдагы елның гыйнвары белән чагыштырганда, февральдә Татарстанда коронавирус белән авыручылар 30 процентка кимегән. «Февральдә ковид белән авыручылар 30 процентка кимегән», — дип сөйләде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. 2021 елның беренче аенда Татарстанда коронавирус йоктыруның 4 693 очрагы теркәлгән. Любовь Авдонина сүзләренчә, Covid-19 вазгыяте тотрыклы, бу чирне йоктыручылар саны акрынлап кими.