Татарстанда ковид кагыйдәләрен бозган өчен өч кафе, кибет һәм шәхси клиниканы яптылар
(Казан, 5 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Февраль аенда Татарстанда Covid-19 сәбәпле кертелгән кагыйдәләрне бозу очраклары 168 объектта табылган, шуларның бишесе ябылган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шул хакта хәбәр итте.
«Февраль аенда 2 283 объект тикшерелде. 168 очракта кагыйдәләрне бозу ачыкланды. Бу тикшерелгән объектларның 3,4 проценты», - диде спикер.
Любовь Авдонина ведомство хезмәткәрләре 1 млн 675 мең сумлык 128 беркетмә төзегән, дип өстәде.
Суд карары буенча биш объект ябылган, бу өч кафе, бер азык-төлек кибете һәм бер шәхси медицина оешмасы.
«Стандарт кагыйдә бозулар: социаль дистанцияне үтәмәү, антисептик запаслары булмау, кайбер объектларда хезмәткәрләрнең термометриясе үткәрелми», — дип йомгак ясады ведомство җитәкчесе урынбасары.