Татарстанда махсус саклана торган алты яңа табигый зона барлыкка киләчәк
(Алабуга районы, 5 март, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда тагын алты аеруча саклана торган табигый территория төзергә ниятлиләр.
Татарстанның биоресурслар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә аның җитәкчесе Федор Батков шул хакта хәбәр итте.
Ул искәрткәнчә, бүгенге көндә республикада махсус саклана торган 190 табигый зона эшли инде. Узган ел гына да Татарстанда 37 мең гектардан артык мәйданлы дүрт яңа табигый территория барлыкка килгән.
«Нәтиҗәдә без Идел буе федераль округында алдынгы позицияләрне алып торабыз», — дип искәртте Батков.
Комитет җитәкчесе ведомство белгечләре эше нәтиҗәсендә узган елда флора һәм фаунаның җиде йөздән артык яңа очрашу урыны табылганлыгын әйтте.
«Аеруча саклана торган табигать территорияләрен булдыру өчен перспектив мәйданнар табылды», - диде Федор Батков.
Алар арасында «Рус-Алман Швейцариясе ызанлыгы», «Мәлләтамак уентыгы», «Шифа чишмәсе табигый комплексы», «Торналар аланы», «Күләгәш сазлыгы» һәм «Минзәлә тамагы» бар.