Биш ел эчендә Татарстанда хайваннар котыру авыруы 10 тапкыр кимегән
(Алабуга районы, 5 март, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Соңгы биш елда Татарстанда кыргый хайваннарның котыру авыруы белән чирләү очраклары 10 тапкыр кимегән. Мондый нәтиҗәгә кыргый ерткыч хайван төрләрен массакүләм вакцинацияләү һәм аларның санын күзәтү нәтиҗәсендә ирешелгән.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Федор Батков шул хакта хәбәр итте.
«Авырулар санын киметүгә уртак ветеринария чаралары комплексы: кыргый хайваннарны вакцинацияләү һәм аларның санын җайга салу ярдәм итте. Әмма, гомуми кимүгә карамастан, аларның баш саны һаман да күп булып кала бирә», — диде спикер.
2020 елда республикада котыру авыруының 37 очрагы ачыкланды, аларның 14е төлкегә туры килә, дип өстәде Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов.
«Төлкеләр популяциясен даими контрольдә тотарга һәм республикада кыргый җәнлекләрнең баш санын киметүне дәвам итәргә кирәк», — дип тәмамлады ул.