Тинчурин театрында Татар драматургия үзәге лабораториясе башланды
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Тинчурин театры каршында ачылган «Алкыш» Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эшли башлады.
«Эскизлар өчен „Әсәр. Тамашачы. Сәхнә“ проекты кысаларында театр һәм әдәбият белгечләре, артистлар һәм тамашачыларның уңай фикерен алган биш пьеса сайлап алынды», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Лаборатория кысаларында Зөлфәт Хәкимнең «Янгын», Ркаил Зәйдулланың «Ашина», Салават Юзеевның «Кияү урлау», Мансур Гыйләҗевның «Бурлак», Зиннур Хөсниярнең «Балам-багалмам» әсәрләре буенча эскизлар ясалачак.
Эскизлар мәртәбәле жюри тарафыннан бәяләнәчәк.