Татарстанда коронавирустан тагын ике хатын-кыз һәм өч ир-ат үлгән
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше — ике хатын-кыз һәм өч ир-ат коронавирус инфекциясеннән вафат булган. Covid-19 инфекциясеннән 1934 һәм 1949 елларда туган хатын-кызлар, шулай ук 1948, 1970 һәм 1982 елларда туган ир-атлар вафат булды, диделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип билгеләп үттеләр республика ведомствосының матбугат хезмәтендә. 2021 елның 4 мартына алынган мәгълүматлар нигезендә, пандемия башланганнан бирле Татарстанда коронавирустан барлыгы 352 кеше үлгән.