123ru.net
World News in Tatar

Пенсия фонды бала өчен биш мең сум акчага гаризаны кемнәр бирергә тиешлеген аңлатты

015

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Сигез яшькә кадәрге балалар өчен декабрь аенда 5 мең сум күләмендә акча алмаган Татарстан гаиләләре 31 мартка кадәр Пенсия фондына гариза тапшырырга тиеш. Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте. Бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гариза бирү мөмкинлеге 31 марттан соң булмаячак. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки шәхсән Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә бирергә мөмкин. Президент Указы нигезендә, сигез яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына, уллыкка алучыларга, опекуннарына һәм попечительләренә, һәр балага 5 мең сум күләмендә, бер тапкыр бирелә торган акча түләнә. 2020 елда өч яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләү яки өч яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү алучы барлык гаиләләргә Пенсия фонды декабрьдәге өстәмә түләүне автомат рәвештә тапшырган. Республикада 405 меңнән артык балага барлыгы 2 млрд сумнан артык күләмдә акча түләнгән. Гаиләдә бала 2020 елның 1 июленнән соң туса, ата-аналар элек бер генә түләү өчен дә мөрәҗәгать итмәгән булса, алар гариза бирергә тиеш. Түләү өчен гаризаны указ чыкканнан соң, ягъни 2020 елның 18 декабреннән соң туган балалар өчен дә бирергә кирәк. Ата-аналарга һәр баланың туу турында таныклык мәгълүматларын һәм акча күчереләчәк банк счеты реквизитларын күрсәтергә кирәк. Әгәр ата-аналарның инде балалары өчен түләүләре алган, банк счеты ябылган булса, шулай ук гариза кирәк булачак, диелә бу хәбәрдә.

Мобильный 6
Загрузка...
Комментарии для сайта Cackle

Russian.city

Слухи, сплетни...








Новости Москвы на Moscow.media


Все города России от А до Я

123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.






Новости России