Татарстанда яңа туган балага әнисеннән ковид йогу очраклары ачыкланмаган
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда коронавирус инфекциясенә тесты уңай булган көмәнле хатын-кызлар сәламәт бала тапкан. «Без күзәткән чорда яңа туган балалар арасында Covid-19 авыруына анализы уңай очраклар булмады», — диде Татарстан оештырылган туры эфир вакытында республика Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова. Аның сүзләренчә, хатын-кыз баласын икенче дәрәҗәдәге бала тудыру йортында тапса да, ул инфекциясез туган. Мондый бала тудыру йортында җиңел яки уртача дәрәҗәдә куркыныч янаган көмәнле хатын-кызлар ята. «Анадан балага инфекция күчүнең вертикаль юлы әле исбатланмаган», — диде акушер-гинеколог.