Рөстәм Миңнеханов Төркиянең машина төзелеше өлкәсе җитештерүчеләре белән очрашты
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең машина төзелеше продукциясе җитештерүчеләр берлеге делегациясе белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада машина төзелеше, шул исәптән авиатөзелеш һәм двигатель төзелеше алга киткән өлкәсе санала. Шулай ук Татарстан - «Дакар» ралли-рейдларында катнашучы «КАМАЗ» йөк автомобильләрен җитештерә. Моннан тыш, төбәктә суднолар, газ кудыру станцияләре, компрессорлар җитештерелә. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Республика җитәкчелеге Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлтелгән Татарстан-Төркия сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Төркия хезмәттәшләренә Татарстан, аның икътисады һәм сәнәгате белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Президенты сүзләренчә, республика Төркия бизнесының алга таба да Татарстанда үз проектларын үстерүе белән кызыксына. Төркиянең машина төзелеше продукциясе җитештерүчеләр берлегенә 200дән артык компания керә, илнең машина төзелеше экспортының 60 проценттан артыгы алар өлешенә туры килә. Делегация Татарстанга эш сәфәрендә ТР Инвестицион үсеш агентлыгының Бердәм тәкъдим итү үзәгендә булды, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Машина төзелеше кластеры вәкилләре белән очрашты.