Казанда троллейбус «Мерседес»ка барып бәрелгән, җиңел машина йөртүче зыян күргән
(Казан, 2 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан үзәгендә троллейбус «Мерседес»ка барып бәрелә, җиңел машина йөртүче зыян күргән.
«Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләүләренчә, һәлакәт бүген иртәнге тугызынчы яртыда Пушкин урамындагы 20нче йорт каршында булган. Алдан билгеләнгәнчә, троллейбус йөртүче дистанцияне үтәмәгән һәм «Мерседес»ка барып бәрелгән.
Авариядә чит ил машинасын йөртүче 33 яшьлек хатын-кыз зыян күргән. Табиблар аңа баш мие селкенү диагнозын куйган.