Эксперт: Россия коронавирусның беренче дулкынын узмаган әле
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Россия коронавирусның беренче дулкынын да әле үтеп бетермәде, хәзер ил йогышлы процессны стабильләштерү һәм киметү стадиясендә тора.
«Мондый фикерне сишәмбе көнне Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Эпидемиология фәнни-тикшеренү үзәге директорының фәнни эш буенча урынбасары, Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Александр Горелов Беренче каналдагы „Док-ток“ программасы эфирында әйтте», дип хәбәр итә ТАСС.
«Без әле сезнең белән беренче дулкынны узып бетермәдек, чөнки гадәттә болай була: ноль, күтәрелеш, ноль. Бездә 2 мартта [2020 ел] ноль иде, — диде ул. — Асылда, без шуңа кадәр сезнең белән нольдә булдык, шуңа күрә без көзге, язгы күтәрелеш (коронавирус инфекциясе белән авырулар) кичерәбез, ә хәзер Россия стабильләшү, йогышлы процессның яки эпидемиология процессының кимүе стадиясендә тора».
Горелов сүзләренчә, Россиядә коронавирусның икенче дулкыны башлану турында тәүлек эчендә ачыкланган зарарлану һәм коронавирусның мутация очраклары ноль билгесен узганнан соң гына сөйләргә мөмкин булачак. Шул ук вакытта вирусның яңа формасы таралу масштаблары беренче дулкын өчен хас күрсәткечләрне куып җитәргә тиеш булачак.