Рим папасы яңа Бөтендөнья су басуын фаразлый
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Кешелек яңа Бөтендөнья су басуын көтә, дип белдерде Рим папасы Франциск. РИА Новости хәбәр итүенчә, аның сүзләренә караганда, төрле дәүләтләрнең лидерлары глобаль җылынуга каршы көрәш чаралары күрмәсә, һәлакәт була. «Әгәр дә без шул ук юл белән баруны дәвам итсәк, ул (Бөтендөнья су басуы. ред.иск.) булачак», — дип аның сүзләрен китерә Corriere della Sera газетасы. Франциск искә төшергәнчә, Нух Пәйгамбәр яхшылык белән катаклизмны кичерә алган. Рим папасы кешеләрне һәм сәясәтчеләрне акыл белән эш итәргә өндәде.